«Прометей» клубында очрашу (18+)

Җәйге каникуллар тәмамланды һәм 10 сентябрь көнне «Прометей» фәнни-популяр әдәбият сөючеләр клубы янәдән үзенең фикердәшләрен җыйды. Очрашуның темасы – А.Н.Толстойның «Аэлита» китабында фәнни-техник алга китеш.

Встреча в клубе Прометей
i3Hu5HFw22A
FEVzq0gBaKM
35tF01i1Ruc
zps3JbidCiI

Катнашучылар гаҗәеп күренекле шәхес Алексей Николаевич Толстойның тормыш юлы белән танышты һәм ул яшәгән чор турында сөйләште. Шул вакытларның технология дәрәҗәсе һәм шул моментка космик очышларның фактик мөмкинлеге турында фикер алышты.

«Аэлита» язылганнан бирле йөз ел инде һәм техник нечкәлекләр бернинди тәнкыйтьне дә күтәрә алмый. Әмма бу әсәрнең абруен киметми. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: